Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 44

ҮЗГӘРДЕ…

Оглавление

Кышның кары каралды,

Болытлары таралды.

Күк төште түбәнрәк,

Кояшы – сүрәнрәк.


Ә ни-нәрсә үзгәрде? –

Зәңгәр күге күгәрде.

Җил абынып егылды,

Тамакка ни тыгылды?


Таркатырга төенне,

Җылытырга өемне

Бер сүзең җитә иде,

Җан эреп китә иде…


Хушлаштың,

          китеп бардың, –

Ишелде язмыш ярым.

Миңа яшәргә калдымы,

Тоеп җирдә син барын?


Кояш, ай,

          йолдызлар – күктә.

Сукмаклар карсыз инде.

Очарга диеп талпынган

Канатлар парсыз инде.


2010

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх