Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 51
ҮЗГӘРМӘСӘ…
ОглавлениеБик сәер булып чыктың син,
Үзгәрмәсә берни дә,
Ник мин генә көтәм сине
Ялгызым һаман өйдә?
Үзгәрде минем җанымда
Сагыш-моң агышлары.
«Ниләр булды?» – дип сорыйлар
Очраган танышларым.
Үзгәрде хәтта төннәрен
Ай белән серләшүләр.
Әллә кайларга югалды
Элекке көнләшүләр…
Тоныкланды айның төсе,
Кояш та сүрәнрәк.
Элекке кебек ашкынып
Типмәгән кебек йөрәк…
Әгәр берни үзгәрмәсә,
Мин сине башка көтмим.
Димәк, җаның элеккедәй
Мәхәббәт уты өтми…
2011