Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 49
ТОЗЛЫ ЧӘЙ
Оглавление«Киләм», – дидең, «Көтәм», – дидем.
Көтмәскә булган да бит.
Ялгыш сүзне җанга якын
Итмәскә булган да бит…
Көттем, әле ничек кенә! –
Бөтен дөньям үзгәрде.
Тәрәзәдән карый-карый,
Күзкәйләрем күгәрде.
Куелмаган самавырны
Урыныннан кузгаттым.
Каралмаган почмакларның
Һәммәсенә күз аттым.
Сәерсенде гөлләрем дә,
Үзгәргәч урыннары.
Искә алдым инде күптән
Онтылган ырымнарны.
Ишек тоткаларын сөрттем,
Йөземә салдым кершән,
Яктырак күреним диеп,
Хәзер үк килеп керсәң.
Өстәлдә кайнар самавыр
«Килми» диеп уфтана.
Суынды кыстыбый, җыры
Самавырның туктала…
Бер тәрәзгә, бер сәгатькә
Карыйм, инде килмәдең.
Ялгыз чәй эчүнең нинди
Икәнлеген белмәдең.
Ялгыз чәй түгел, тозлы чәй
Эчтем, яшьләрем тамгач.
Тәрәз пәрдәләрен яптым,
Карап күзләрем талгач.
Ай килде тагы тәрәзгә:
«Көтмә, – ди, – килмәгәнне!
Ник шулкадәр кадерлисең
Кадерең белмәгәнне!»
Ә үзе һаман да көтә
«Киләм» дип киткән ярын.
Шушы хакта гына аның
Һәр төн сөйләгән зары.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Килмәгез, көтмибез диеп,
Тәрәзәмнән ай карый.
Вәгъдәләр бирмәгез, яме,
Сез безгә моннан ары…
2011