Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 45
ҮЗГӘРЕШ
ОглавлениеЙокы ташлап китте бүген, –
Уйларымда бары син.
Барлап чыктым көннәремнең
Берәм-берәм барысын.
Синсез узган көннәр үтте
Хәтәр сират күперен.
Төзәтергә дә укталдым
Гомеремнең күп җирен…
Үткәнне үзгәртеп булмый,
Киләсене – кичереп.
Син мине исерткәнсең ич,
Сөю сутын эчереп.
Иләс-миләс җырлап йөрим,
Тотып төзәт хет хәзер.
Мин җырчы дивана булып
Гомер итәргә әзер.
Бүген йокы ташлап китте,
Уйларымда бары син.
Бәхеткә мангансың икән
Көннәремнең барысын.
Яшәү дәвам итсен өчен,
Миңа кирәк бары син!
2010