Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 47
СИН КИЛМӘСӘҢ…
ОглавлениеСин килмәсәң дә түзәм мин,
Елый көзге көн генә.
«Сары яфрагым, сөям!» – дип
Әйтер сиңа кем генә?
Яфрак өчен вакыт башка,
Мизгелләре гасырдыр.
Мин көтәм, хәзер ишекне
Синең куллар ачырдыр…
Ябык ишек, җанда бер шик:
Яратуы чынлапмы?
«Яратам!» дип кабатлады
Ул үз җанын тыңлапмы?
Ябык ишек, бикле күңел,
Телефон – кара шәүлә.
Син дәшмисең ничәнче көн! –
Мин өйдә – җансыз гәүдә.
Син килмәсәң дә түзәм мин,
Түзәлмиләр тирәкләр.
Тып та тып тама алардан
Җиргә сары йөрәкләр.
Син дәшмәсәң дә түзәм мин,
Уфылдап елый җилләр.
Шулкадәр тартылуга да
Каршы торала ирләр…
Өзеләм, җилгә тотынып
Барып кунам тезеңә.
Ахры, иртәрәк ышандым
«Сөям!» – дигән сүзеңә.
Өзелгәнче сыный язмыш
Мәхәббәт уты белән.
Каберемне җылытасың
Син кайнар учың белән…
2010