Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 53
УЛ ЧАГЫНДА
ОглавлениеСин дәшмисең,
Ай да дәшми,
Әмма хәлемә керә.
«Яратам!» – дип әйтмәсә дә,
Йокысыз төнне күрә.
Чәчләремнән
Ай үпкәнгә,
Чәчләрем ай төсендә.
«Үзгәрмәде берни, – дисең, –
Яратуым көчендә».
Килмисең,
Әйтерсең безнең
Арабызда ай тора…
Ялгызлыкның ни икәнен
Белмәсәң, айдан сора!
Көн дә көтәм,
Төн дә көтәм,
Эндәшмәсәң дә көтәм.
Син килмәгәнгә үпкәләп,
Күктән йолдызлар китә…