Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 52

УЙ ТУРЫНДА УЙ

Оглавление

Уянуга, ник уема минем

Килеп керә картлык?

Кая китте элеккечә таңнар,

Көн тууга шатлык?


Уянуга, никләр ашыгамдыр? –

Өлгерергә кирәк…

Сынам-сынам диеп сыгыламы

Гомер дигән тирәк…


Акыл, тукта!

Алып кермә җанны

авыр халәтләргә!

Фанилыкта фаҗигагә илтә

Шундый сәбәпләр дә…


Бар фанидан бакыйлыкка күчү,

Үлем – мираж гына.

Үлмим, диеп түгел, өлгерим, дип

Яшим бераз гына…


Мәңгелеккә лаек булу өчен

Фани дөнья – сынау.

Үлемсезлек – фани сынаулардан

Дөньялыкта сынмау!


Уянуга, вакыт дәшә икән:

«Өлгерергә кирәк!

Туктаганчы күкрәк читлегендә

Фани сәгать – йөрәк!»


Өлгерергә кирәк…


2011

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх