Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 43

СИНСЕЗ ДӨНЬЯ

Оглавление

Күрдем инде дулкыннарның

Бер-беренә тигәнен.

Тойдым инде тамчыларның

Су булып та көйгәнен.


Күрдем инде, тойдым инде

Җан җанга сыенганын.

Мәхәббәттән шашканнарның

Ялкында коенганын…


Җан таҗларында – күбәләк,

Аккош канаты – дулкын.

Синсез дөнья минем өчен –

Упкынын кочкан упкын.


Күрдем инде, кердем инде

Упкыннар упкынына.

Каршы торыр чаралар юк

Мәхәббәт дулкынына…


2009

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх