Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 22

КАЙГЫ

Оглавление

Кем уйлаган,

Таңда кояш син булып

          чыгар диеп?

Кем уйлаган,

Күктә аем син булып

          туар диеп?

Кем уйлаган,

Бары шулар кайгымны

          куар диеп?


Кем уйлаган,

Уйларны тик уй гына

          куар диеп?

Кайгыларны

          бергә кушсаң,

Шатлыклар

          туар диеп?


Уйламаган,

Шуңа да шул ачылмаган

          бу канун:

Шатлыклар

          кайталар икән,

Ачык торса

          хөр җаның.


Мәхәббәткә,

Ачык җанга, бары тик

          сөйгәннәргә,

Сөйгәненең йөрәгенә

Җыр булып

          иңгәннәргә

Кайта икән

Сөю җыры, кайта сихри

          моң булып.

Бәхет мизгеле яңгырый

Кайтавазда

          мең булып!


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх