Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 35
ТҮЗӘ АЛСАҢ…
Оглавление«Яратам! Яратам!» – дисең, –
Күтәреләм күкләргә.
Мондый тылсым гомрендә дә
Тәтеми ул күпләргә.
Ә мине яратучы бар, –
Мин диеп җан атучы.
Мин дип, иртән уянучы,
Мин бар дип куанучы!
Болай гына, бул ай гына, –
Мине ай да ярата.
Төн буена хәсрәтләрен
Миңа сөйләп тарата.
Таң атуга, ул да китә,
Кайтып китә өенә.
Әллә синең, әллә айның
Торыргадыр көенә?
Син китүгә, тәрәзәмә
Ай килә, ә мин кертәм.
Кочагыма алып, аны
Назларымда эретәм.
Әгәр шундый хыянәткә
Түзә алсаң, тагы кил!
Әгәр китсәң яннарымнан,
Ай – минеке, шуны бел!
2008