Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 21

ВАКЫТЛАР ҺӘМ ВАТЫКЛАР…

Оглавление

Мин гомер яшәргә килгән,

Ә яшәү – сөйсәң генә!

Сөйсәң генә, көйсәң генә,

Сөелә белсәң генә…


Сөймәгән-сөелмәгәндә

Вакытлар аккандыр ла?

Җан ярларына мәхәббәт

Барыбер каккандыр ла?


Нинди чукрак булган җаным, –

Ишетмәгән, күрмәгән…

Сөю дәрьясы гел булган,

Ә мин анда кермәгән…


Гадел түгел бу, гомерне

Урлаган карак-Вакыт!

Сөюсез вакыт зурлыгы

Минем җанымда ватык.


Ватыкларны вакытларга

Мәхәббәт ялгый ала.

Яшим дисәң дөньясында,

Бары сөяргә кала…


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх