Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 5
Ә КАР ЯВА…
ОглавлениеКүк түшәге тишелгәндер, ахры, –
Түгелә дә түгелә кар, кар, кар.
Вата-кыра кар тауларын сөрә,
Урам караучылар елый зар:
«Тишелгәндер, тәки тишелгәндер,
Туктап торыр иде югыйсә.
Теләп, көтеп алган кармы шулай
Бер уйламый һаман юл кисә?»
Тракторлар ыгы-зыгы килеп
Өеп киткән була тагын да.
Ә кар ява тутырып ак ярларны,
Дөнья уйга баткан чагында.
Әй көрәшә кеше шул кар белән,
Ә ул берөзлексез түгелә.
Күпме тырышса да, кеше аны
Кире кайтаралмый күгенә…
Ә тиздән яз! Ярлар ничек чыдар? –
Көрәп ташлап булмый ташкынны.
Буаларны тотып калмак булып,
Тракторлар тагы мәш килер.
Ә су юлын табар, табар, табар! –
Шартлап сынар бозлар буада.
Гамьсез генә коела күк карлар,
Ә нинди көч шушы сүзсез генә
Изелеп, сөрелеп, себереп, туздырылып
Һәм тапталып яткан карларда!
2009