Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 6

Я-РА-А-ТА-А-М!

Оглавление

Яратам, диясе килә,

Ә белмим, яратаммы?

Әйтелергә тиеш ул сүз

Нәкъ сиңа каратамы?


Синме минем күңелемнең

Күгендә якты йолдыз?

Соң тамчыгача җанымда

Эреп бетәлгәнме боз?


Мәңгелек бозны эретер

Ялкын бармы җаныңда?

Мине күккә күтәрерлек

Канатларың тагын да?


Синдә бармы шундый дәрман,

Мине айга чөярлек?

Мин теләгән җир гөлләрен

Алларыма өярлек?


Җаныңда бармы тирәнлек,

Колач җәеп йөзәрлек?

Нечкә хисләрнең зыңлавын

Ишетерлек, сизәрлек?


Җаның җирме, җаның җырмы?

Ә күңелең җиһанмы?

«Яратам!» – дип әйтә алмыйм,

Мин шуларга ышанмый!


Каян табарга бәхетне? –

Бәхет, бәлки, күктәдер?

Җирнең гөнаһлы затына

Бу таләпләр күп тәдер…


Җан буйсынмый аякларга,

Аяклар – канатларга…

Ышанырга тиеш кеше

Иңендә канат барга.


Җиде кат җирне һәм күкне

Иңләргә тиеш җаны.

Бары шунда үзенә тиң

Яр таныячак аны…


«Яратам!» – дип оран салдым, –

«Бу – кайтаваз», – дисеңме?

Йолдызлар тезелеп язды

Күктә синең исемне…


Күк тә, җир дә аңладылар

Җанымдагы хисемне!


2009

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх