Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 4

ҖАННЫ ЧӨЯ

Оглавление

Мин җиргә түбән төшкәнмен,

Ә гавам карый күккә.

Шундый да тирән төшкәнмен,

Терәлгәнмен иң төпкә.


Ә кеше кошка кызыга –

Очканга, канатлыга.

Мин исә иярә алмыйм

Җәяүлегә, атлыга.


Мин төшкән тирәнлек, беләм, –

Халкым йөзгән тирәнлек.

Җанны батырыйммы әллә,

Хакыйкатькә керәм дип?..


Ә халык дигәнең гали, –

Җанын җибәрми төпкә,

Үзе батса бата, әмма

Җанын ул чөя күккә!


2009

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх