Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 7

КИСӘТҮ

Оглавление

Әллә син – яр,

Мин – ташкын?

Аһ, җанымны

Ник ачтым!


Мин сине элекке кебек

Ашкынып көтмим.

Мәхәббәт ялкыны инде

Җанымны өтми.


Мин сине элекке кебек,

Юк, көтмим инде,

Чөнки җаныма нидәндер

Шикләнү иңде.


Язы килде мәхәббәтнең

Сап-сары көздә.

Миңа калса, бу мәхәббәт

Бары тик сүздә.


Ташкыннар да чын түгелдер,

Дәшми сандугач.

Күңелдә әллә нинди шом,

Кош сайрамагач.


Аһ, умырзая чәчәге,

Аумачы, тукта!

Мине шушы халәтемдә,

Әйт, ни соң тота?


Ташкын әгәр ярсу булса

Җимерә ярны!

Ярлардан чыгарлык ярсу

Җаныңда бармы?


Мине ияртерлек ташкын

Һәм… көчле агым

Кирәк миңа, минем җаным

Ташыган чагым.


Мине көтмәгәнсең лә син,

Сагындым, димә!

Янып бетәсең килмәсә,

Син миңа тимә!


2009

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх