Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 8
ТӘКЪДИМ
Оглавление– Әгәр дә тәкъдим ясасам,
Син миңа чыгасыңмы?
– Аңламыйсың, шул адымнан
Ярыңнан чыгасыңны.
Бер ташыгач, кире кайтып,
Дулкыннар тынган инде.
Дөньяң үтә күренмәле,
Болганган, тонган инде.
Көзге ташуларга синең
Чыдый алырмы җаның?
Хәтереңнән үткәр әле
Көзге ташулар санын! –
Андый хәлнең булганы юк?
Мин дә тәү тапкыр татыйм.
Мин моны бөре-йөрәкнең
Алдануы дип таныйм.
Әгәр дә тәкъдим ясасаң…
Нинди тәкъдим ул, кемгә?
Алай да күчмәс дип уйлыйм
Кояш төнгә, ай – көнгә.
Йолдызлар да төшмәс җиргә,
Сибелер кар-йолдызлар.
Ак карларны шыгырдатып,
Һаман йөрерләр парлар.
Без һаман ялгыз йөрербез,
Безне ай һаман жәлләр.
«Әгәр-мәгәр» – диеп торгач,
Шундый була ул хәлләр.
Мин дә икеләнеп калдым,
Әгәр мин кире каксам?
Вакыт ярган эздән генә
Һаман бер көйгә аксам…
Никләр юкны сөйләдем, дип
Үкенерсең үзең дә.
Шундый-шундый уйларны тик
Укып торам күзеңдә.
Кирәкми, тәкъдим ясама! –
Һәм мин дә кире какмыйм.
Көз фасылы шашкан диеп,
Вакыт кирегә акмый.
Тик барыбер кулларыңа
Тотып кып-кызыл гөлне,
Син тезлән дә алларыма,
Яса шул тәкъдимеңне!
Тылсым! Кайтардың яшьлеккә! –
Анда син юк, нишләдең?
«Риза!» – дип авызны ачкач,
Мин телемне тешләдем.
Алтмышыма кайтар мине! –
Адаштырма язларда!
Риза! Риза! Коенырга
Көзге ташкын-назларда!
Кулларыңа ал кулымны, –
Әйт карап күзләремә:
«Синсез миңа авыр!» – диген, –
Ышанам сүзләреңә.
Алтын-көмешләр дә бирмә,
Вәгъдә бүләге итеп.
Җылы шәл сал иңнәремә,
Ярый, чигүле читек…
Һәм… капма-каршы утырып,
Чәй эчик – нинди ләззәт!
Ташкыны кирәкми көзнең,
Бирсен тамчылап, азлап.
Күзләреңдә җылы караш,
Телеңдә җылы сүзләр.
Һәр көн мине иркәләсен, –
Тагы ни кирәк, юләр!
Әй күктән өзелгән күңел!
Күкләрдә йөреттең шул.
Чынлыкта түгел, җанымны
Хыялда эреттең шул!
2009