Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 10

ТЕЛӘК

Оглавление

Инде менә икенче көн

Телефон тора өнсез.

Минем күңелдә кояш юк,

Яшимен хәтта төнсез…


Инде, ай-һай, икенче төн

Ай качып йөри миннән.

Хәтта җилләре китерми

Ялгыш бер хәбәр синнән.


Инде, аһ, икенче төнне

Күзләргә керми йокы.

Телефон эндәшми һаман,

Хет син чәчеңне йолкы…


Хәтта кайтавазлар үлгән,

Сиңа җитмиләр барып.

Җаннар шундый ераклашкан –

Сүнәләр, ахры, арып…


Икенче көн, икенче төн,

Инде мин дә икенче.

Бу миндә сөюсез халәт, –

Булса икән үткенче!


Дәш кенә, кояш чыгачак!

Чыгачак ай тәгәрәп!

Бары синең белән генә

Минем дөньям түгәрәк!


2009

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх