Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 11

СИН КИЛМӘГӘЧ…

Оглавление

Син миңа дәшмәгән көнне

Беләсеңме ни була? –

Дөньяның җаны өши дә,

Җанга ап-ак кыш тула.


Син дәшмәсәң тагын бер көн,

Салкын җиле кузгала.

Күңел мөлдерәмә тула

Һәм… әйләнә бозга да.


Дәшмәвеңә өченче көн,

Беләсеңме нинди хәл? –

Җанда язгы ташкын ясап

Агып киткән йөрәк жәл…


Дәшмәвеңә дүртенче көн, –

Минсез калуыңа күн!


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх