Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 12

СИН ДӘШМӘСӘҢ…

Оглавление

Нигә бүген эндәшмәдең? –

Дәшмәдең: «Нихәл?» – диеп.

Күрәсеңме, үләннәрнең

Ауганын кара көеп?


Син бүген нигә дәшмәдең? –

Дәшмәдең: «Киләм», – диеп.

Җилләр гөлләр өстенә дә

Карларны киткән өеп…


Син бүген дә эндәшмәсәң,

Белмим, ниләр эшләргә?

Күңел гөлләрен сындырып,

Карлар тора төшәргә…


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх