Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 17
СҮНДЕРЕРГӘ ТЫРЫШУ
ОглавлениеУт түгел, бары тик очкын
Ташлап киттең күңелгә.
Кабынырмы, кабынмасмы,
Белмим әле бүгенгә.
Тик шунсы сәерсендерә,
Әллә көтеп утырам?!
Күңелемне әллә нинди
Истәлекләр тутыра.
Очкыны кыныннан чыккан
Кылыч сыман кисә бит.
Көзге җиле үзәкләргә
Үтә-үтә исә бит…
Яфракларны өзеп алып,
Лап-лоп җиргә ыргыта.
Берни түгел, тик шул очкын
Җанны күккә ыргыта.
Инде онытылды яшь тә,
Хис дәрьясында йөзәм.
Үземне тәүге мәртәбә
Гашыйк булгандай сизәм.
Ярар, килмә, инде көтмим,
Вәгъдә итмә моннан соң.
Килгән булсаң да, әйтер сүз
Күптән әзер: инде соң…
2008