Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 13
ВУЛКАННАР ДА ЕЛЫЙ
ОглавлениеӘйтәсем килә –
Әйталмыйм, –
Тота мине горурлык.
Әйтер сүзем
Шундый юкса,
Баш июгә торырлык.
Әйтү түгел,
Бар дөньяга
Кычкырырга телимен,
Тик ачкан авызны каплап,
Тешләп куям телемне.
Бикләнгән хисләр
Богауда.
Авыр иде болай да…
Тамар яшем эчкә йотып
Ялварамын Ходайга:
Ярлыкагыл халәтемне,
Тәмугмы бу? Оҗмахмы?
Барыбер ут, яныйм диеп
Кочмакчымын кояшны!
Миннән көлә-көлә генә,
Кояш яктыра бара.
Янганга да, сүнгәнгә дә
Юкмыни соң бер чара?!
Мин түгел,
Сүнә вулканнар,
Агызып утлы яшен.
Көтмәгәндә яшь кенә кыз
Сорады миннән яшем.
Халәтемне
Тоемлады:
Вулканнар эчтә яши.
Сөртмә тамган яшьләремне, –
Миндә вулкан күз яше!
2008