Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 23
ӨЧӘҮНЕҢ СУГЫШЫ
Оглавление– Әйт әле,
Ни көтәсең миннән?
Ни тели синең җаның?
Бар катламнарын да ачып
Карап булмый бит аның.
– Минме
Синнән ниләр көтәм? –
Җаныңның ачылганын.
Күңелдәге шикләремнең,
Шомнарның басылганын.
Сүзсез син,
Хисләр ташкыны
Адаштыра ала бит.
Давыл узгач, ташкын кайткач,
Дөнья тынып кала бит…
Ишетә
Йөрәк акылны.
Ялганнар калка өскә.
Шул хәлләрдә ихлас йөрәк
Өзелми кала көчкә.
Мин куркам
Шул тынлыктанмы?
Әллә инде чынлыктан?
Әллә вөҗданым тавышын
Тыңларга мин оныткан?
Юк инде,
Гомер буена
Тарткалашты шул өчәү:
Берсе – ялкын, берсе – салкын,
Вөҗдан булды гел кисәү.
Инде дә
Вакыттыр бит лә
Уртак сүзгә килергә.
Никләр соң бу мәхәббәткә
Шулай соңлап килергә?
Әйт әле,
Әйтмә, кирәкми,
Мин дә әйтмим, белмәгәч.
Мәхәббәткә хуҗа булып,
Дөньясына килмәгәч…
Әйе шул.
Мәхәббәт безне
Китергән бу дөньядан
Үзе алып китми диеп,
Инде һич тә уйлама!
Шушында
Нокта куям мин
Өчәүнең сугышына.
Чөнки өчесе дә янды
Мәхәббәт сулышыннан.
2008