Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 30
СУКМАКТА
ОглавлениеСин – мине, мин сине нигә,
Нигә күреп алдык соң?
Узып киткәч, тар сукмакта
Ник тукталып калдык соң?
Синең чәчең ай төсендә,
Күзләрең – тирән дәрья.
Беләм бәһасен төшүнең
Шундый да тирәннәргә.
Шуңа күңелемнән тындым,
Бикләдем хисләремне.
Ә син күзәтеп йөргәнсең
Тәрәздән кичләремне…
Хәл белергә генә, диеп
Ачтың да ишегемне,
Коеплар гына төшердең
Күңелдән бар шигемне.
Хәл белешү – изге йола,
Әмма барыбер уйла:
Нидән бу кадәр тартылу,
Җанга ник ярсу тула?
Һәм …менә вәгъдә иттең дә
Нигә килми калдың син?
Узып киткәч, тар сукмакта
Ник тукталып калдың соң?
Хәл белешү – изге йола,
Ә мин нишләргә тиеш? –
Тар сукмакта басып торам,
Тукталып калган килеш…
2008