Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 31

ФАРАЗ ҺӘМ ФАКТ

Оглавление

Бәлки, син кыюсызланып,

Икеләнеп торасың?

Алай итсәм, болай итсәм,

Диеп, уйлар корасың?


Бәлки, син дә оныткансың,

Минем шикелле, яшең?

Күңелеңдә уйнап тора

Сөю утыннан яшен…


Бәлки, бәлки, бәлки, бәлки,

Уйларга баткансыңдыр?

Берсе дә түгел, син кайтып

Йокларга яткансыңдыр.


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх