Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 32
Ә ШУЛАЙ ДА…
ОглавлениеТуктатабыз бу уенны,
уен бу…
Күңелләрне әрнетерлек
дуен бу…
Хис дигәнең вакыт кебек
агымдыр.
Юкса минем акыл керер
чагымдыр.
Кая керү, ярларны да
җимерә.
Яшь бара, дип уйламый да
кимергә.
Тартылабыз, тартынабыз,
кыен ла.
Кочу-үбү – алар бар да
уен ла…
Ә шулай да кулларыбыз
кулларда.
Инде белмим тагын ниләр
уйларга.
Үз дигәнен таләп итәдер
бу тән.
Тукта, йөрәк, сине тыңламыйм
бүтән…
Күзләренә бер карыйм да,
юк бүтән…
Бу – мәхәббәт, гомер буе
мин көткән.
Чү! Яшәү ул бары сөю
икән бит!
Сөймәс өчен дөньясыннан
китәм бит…
Юк, туктый гына күрмә
син, уен!
Ялгышның да ялгышы ла
бу уем.
Яратмаганнар китсеннәр
дөньядан.
Яшәр өчен сөям мин
өр-яңадан!
2008