Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 24

НИКЛӘР ӘЙТТЕМ?

Оглавление

Уйларга чумдыңмы әллә? –

Юкмы төбе уйларның?

Әллә җитмәстәй тоела

Мәхәббәткә буйларың?


Алай булса, болай булса,

Дип фараз итәсеңме?

Уең чамага килми дә,

Уелып китәсеңме?


Уй-фаразлар, шик-шөбһәләр

Кирәк түгел берсе дә.

Җаннан сөю чыгып кача,

Бер тамчы шик керсә дә.


Мәхәббәт – исәп-хисапка

Буйсынмый торган тылсым.

Бар булганың мәхәббәткә

Буйсынып гамәл кылсын.


Мин дә уйлыйм, әмма уйлар

Бары тик синең хакта.

Мин беләм: дөньям буш иде,

Сине белмәгән чакта.


Әгәр дә шикләнә калсаң

Атлама бер адым да.

Ялгызлык һәйкәле тора

Киләчәгең алдында.


Ниләр әйтим тагын да…


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх