Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 38
ТИК БЕР АДЫМ
ОглавлениеКөтмәгәннәргә беркайчан
Сөйгәннәре килмәсен.
Алар көтү шатлыгын да,
Хәсрәтен дә белмәсен.
Ә мин көтәм, йөрәк: дөп-дөп!
Йөрәк түгел, ишек бит!
Ишегемә кагыласың,
Йөрәк кебек, «Ишет!» дип.
Чү!Синең адымнар түгел,
Түгел минем ишеккә…
Йөрәк дөп тә дөп кисәтә:
Бу шакуны ишетмә!
Тагын көтәм, көтәм, көтәм, –
Тагын, тагын – адымнар…
Мең адымнар арасында
Тик бер таныш адым бар.
Йөрәк, әй, исәр дә инде! –
Каршы чыкмакчы була!
Бер мизгелгә читлегеннән
Чыгып алмакчы була…
Шушы ярсу гаебе бу,
Юкса мин тыныч кеше.
Мәхәббәт дигәннәре дә
Шушы йөрәкнең эше…
Гаепне йөрәккә ташлыйм,
Ә үзем көтәм һаман.
Күзләрдән яшь сыга йөрәк, –
Шул кирәк аңа, таман…
Ә син һаман да килмисең,
Килмәсәң, көткәндә дә,
Йөрәкне мәхәббәт уты
Шушылай өткәндә дә…
Көтми башлармын дип куркам,
Көтмәгәннәр шикелле.
Йөрәкләрен сөю уты
Өтмәгәннәр шикелле…
Юк-юк! Тук-тук! – Ярый килдең! –
Йөрәк сүнмәкче иде.
Көткәндә дә килмәгәнгә
Инде күнмәкче иде…
. . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Ә мин… үлмәкче идем…
2008