Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 40
СИН ЭНДӘШКӘЧ…
ОглавлениеСин эндәшкәч,
Әллә нәрсә булды, –
Елмаялар моңлы тынлыклар.
Дәшмәсәң дә, әллә нәрсә була, –
Ялган кебек барлык чынлыклар…
Һәм юк кебек
Җирдә чын мәхәббәт.
Шатлык та юк, хәсрәт, кайгы да.
Битарафлык баса бар дөньяны, –
Сагышы юк сагыш-айның да…
Эндәш миңа
Бары болай гына! –
Кайтар айны, серле таңнарны!
Тирәнрәк төшкән саен, авыр
Мәхәббәтнең серен аңлавы…
Син эндәшкәч,
Әллә нәрсә булды,
Дигән идем, эндәшмәгәч тә,
Әллә нәрсә булды бу күңелгә, –
Ник сыныйсың, көнләшмәгәч тә?
Эндәшмәвем
Көнләшмәүдән түгел,
Дигән идем, ничек көнләшмим?
Антлар эчәм сиңа эндәшмим дип,
Әйт серләрен, ничек эндәшмим?
Күңел – дәрья,
Эндәшүең – давыл,
Дулкынлана күңел, син дәшкәч…
Күңелкәем – тирән моң дәрьясы, –
Түгелепләр китә көнләшкәч…
2014