Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 37
ТӨН ТҮГЕЛ…
ОглавлениеТукта әле, уй агымы!
Туктал бары минутка!
Җанымны ташлаган идем
Уйсыз чакта мин утка…
Уй йомгагының җеп очын
Бер ычкындырсаң кулдан,
Гыйсъян йөрәк әзер тора
Чыгып китәргә юлдан.
Тукта, уй! Туктачы, Вакыт! –
Кермә җанымны ватып!
Шушы яшькәчә сөюне
Карамаганмын татып.
Йөрәк акылга буйсынмый,
Җаным буйсынмый санга.
Йөрәк читлеген, җан санын
Ташлагач килдем аңга…
Караңгы төшкәнме дисәм,
Мин икән инде… анда…
. . . . . . . . . . . . . . . . . .
Тыңламады шул акылны
Йөрәге дә, саны да…
2008