Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 25

БИЕКЛЕК ТИРӘНЛЕГЕ

Оглавление

Юк, көнләшмәм, дигән идем,

Көнләштерә икән шул.

Эндәшмәстәй кешеләргә

Эндәштерә икән шул…


«Миндә иелә торган баш юк!» –

Дип, никләр һаваландым?

Инде мин бөтенләй башка, –

Мәхәббәт дәвалады.


Сөю тирәнлеге икән

Йөрәкнең биеклеге.

Сөю биеклеге икән

Кешенең бөеклеге!


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх