Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 29

СОҢЛАГАН МӘХӘББӘТ

Оглавление

Мин сине барыбер көтәм,

Килсәң дә, килмәсәң дә.

Шулкадәрләр көткәнемне

Белсәң дә, белмәсәң дә.


Беркемне дә көтми генә

Узган мизгелләрем жәл.

Сөю читләп үтте димәм,

Инде килсә дә әҗәл…


Син килмә, сөюең күптән

Кереп урнашты җанга.

Син әлегә генә шулай

Йөрисең сукмый санга…


Башкаеңа аякларың

Буйсынмас көннәр алда.

Әлегә «вакыт җитмәде»

Йә «арганмын» дип алда!


Мин сине барыбер көтәм,

Көмеш чәчле ай улы!

Хата «бу да үтәр» дию, –

Килде. Китмәс бу юлы…


Китү өчен вакыт та тар,

Кыскарган барыр юл да.

Соңгы туй атлары инде

Килергә чыккан, юлда…


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх