Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 28
ҮЛӘР АЛДЫННАН
ОглавлениеСин, бәлки, минем кадәр үк
Ялгыз түгелдер җирдә?
Ай белән сөйләшер хәлгә
Җитмәгәнсеңдер бер дә?
Синең чәчләреңне, бәлки,
Җил генә тарамыйдыр?
Сине жәлләп, кара күктән
Ай гына карамыйдыр?
Миңа гына өзмисеңдер,
Бәлки, син гөлләрне дә?
Көлеп кенә карыйсыңдыр
Минем юләрлегемә?
Шулайдыр, ләкин күңелдә
Очкын кабынып китте.
Көзге яфраклар шикелле,
Сагышлар янып бетте.
Көз җилләре уфтанмыйлар,
Чәчләремне тарыйлар.
Алар миңа мәхәббәттән
Шашкан диеп карыйлар.
Көзге җилләр, соңгы гөлләр…
Кыр казлары тавышы…
Син килмә, көзләр барыбер
Кабат язга авышмый.
Ә барыбер дөрләмәкче
Җанда кабынган очкын, –
Белми ут, миңа бу җирдә
Яшәргә калган өч көн…
2008