Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 36

ТҮГЕЛ ӘЛЕ

Оглавление

Тән сөелеп сөенгәндә,

Моңнарда калса җаның.

Бу мәхәббәт түгел әле, –

Сатачак кына даның.


Тәнгә – ләззәт, җанга – газап, –

Бу җанның оятыннан.

Мәхәббәт кошың бөтенләй

Чыкмаган оясыннан.


Тән – җисми шул, нәфесле,

Җан тора хистән генә.

Акылны хискә кушуны

Чыгарма истән генә.


Пәри башка, җен башка.

Хискә акыл кушылмаса,

Менеп кунаклый башка.

Һәм… тәгәрисең аска.


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх