Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 42
СИНСЕЗ ҖИЛ
ОглавлениеСинсез калдым, –
Үпкәләдең.
«Ярар, мин килмәм», – дидең.
Катып калдым,
Шул сүзләрдән
Җан канатларым көйде.
Ялгыз калдым,
Уйланамын:
Синсез дә яшәп була…
Айның түгел, кояшның да
Йөзенә сагыш тула…
Күңел күгем –
Кара болыт.
Нурлар гел кара төстә.
Синсез яшәү –
яшәү түгел,
Тын алу гына көчкә…
Туктаусыз
Көрәшә күңел
Ансыз, кояшсыз гына.
Кояш түгел, төнен аең
Калыкмаса, ни була?
Син килмисең, –
Ай-кояшы
Урынында югыйсә…
Күңел буп-буш, яз бит юкса, –
Көзге ачы җил исә…
2009