Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 26
ҺӘРКЕМ АЧА ТОРГАН АЧЫШ
ОглавлениеҺәр язның үз кояшыдыр,
Һәр кышның үз карыдыр.
Һәр алманың үз яртысы,
Һәркемнең үз парыдыр.
Салкын,
Күңел тәрәземдә
Боз катламы, һай, калын!
Килдең,
Җан җылыңны өреп,
Эреттең лә бозларын.
Әнә
Күңел тәрәземдә
Синең иреннәр эзе.
Күренә
Ап-ачык булып
Бөтен дөньяның йөзе.
Җылы,
Синең карашыңнан
Кабынды гүя таң да.
Җан җылысы салкын кышта
Яз тудыра ла җанда!
Язлар, –
Җаның кышта калса,
Күз яшьләре ташкыны.
Әйтмә, мин лаек түгел дип, –
Җан теләми башканы.
2008