Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 27

ОЗАТУ

Оглавление

Көткән-көттергән мизгелләр –

Икесе дә изгеләр.

Көткәннең, көттергәннәрнең

Халәтләре тигезләр.


Көткән кешең барга гына,

Көттерүче бар.

Аһ, әллә аяк астында

Шыгырдыймы кар?


Очып барып ишек ачкач

Керсә җил генә,

Аһ, авырлыктан сыгыла,

Түгел бил генә…


Өметләрне салкын карга

Таптап барасың.

Оныттымы аякларың

Кая барасын?


Җан ишегемә син ачкыч

Яраткан идең.

Син мине Мәҗнүннән битәр

Яраткан идең…


Мин көтәм, ә син китәсең, –

Көтәләрмени?

Изге мизгелләрдән шулай

Китәләрмени?


Адым саен кар шыгырдый

Аяк астыңда.

Озаттым мәхәббәтемне,

Алмыйча тын да,


Соңгы юлга…


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх