Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 33
ҮЗЕҢ БУЛ!
ОглавлениеЧит кеше булып эндәшмә,
Эндәш гел үзең генә.
Дәшүеңне көтеп торам
Болай да түзем генә.
Чит-ятлар теленнән күчкән
«Привет!» кирәкми миңа.
Бары үзең булган өчен,
Күңел тартыла сиңа.
Миңа үз тавышың кирәк,
Сүзләрнең җандагысы.
Суларның чишмәдәгесе,
Нурларның таңдагысы.
Шаяртып кына да хәтта
Читләштермә үзеңнән.
Болай да бит гомер буе
Мәхәббәтсез түзелгән.
Мин бит сине танып алам
Әйткән тәүге сүзеңнән!
Үзең булсаң, хисләреңне
Укый алам күзеңнән!
2008