Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 34

ҮЗГӘРЕП ТОРУ

Оглавление

Киткәндә сагынмам кебек, –

Янымнан куам.

Мәхәббәткә шул минутта

Мин нокта куям!


Ул китүгә үк, шул нокта

Үзгәрә башлый.

Зурая кояш кадәрле,

Диңгездәй ташый…


Ноктаны җуеп ук ташлый,

Ничек җуймасын! –

Ташкын ялгыш уйларымның

Эзен куймасын!


«Мәхәббәтсез яшәү юк ул,

Булса – фаҗига.

Килә, каршы ал, – дип, – аны!» –

Күккә ай чыга.


Һәм… тагын икебез генә

Бөтен җиһанда…

Кил генә, күлмәк тегәрмен,

Син ай булсаң да…


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх