Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 14
ҖАННЫ КАБЫЗУ ӨЧЕН
ОглавлениеКиләм диеп,
Инде тагын,
Тагы да вәгъдә иттең.
Ә мин көттем,
Һәм әле дә
Биге ачык ишекнең.
Ишек түгел,
Күңел ачык, –
Көтә бит ул мәхәббәт.
Көткәне әгәр килмәсә,
Тагы ала җәрәхәт.
Тагын, тагын
Вәгъдә биреп
Килмәвеңнең ни сере?
Җанымда,
Шәмнәр шикелле,
Мәхәббәт назым эри.
Һәм ул сүнгәч,
Әгәр килсәң,
Җаныңны ягу кирәк.
Әгәр дә кабынсын дисәң
Янып сүрелгән йөрәк…
2008