Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 2

УТ – СУ ЧИГЕ

Оглавление

Мин…

Синең яратуыңнан

Кабындым ла мин.

Мин әле янганга гына

Янасың ла син.


Син…

Әгәр дә сүнә калсаң,

Мин дә сүнәрмен.

Ялгызлык салкынына да,

Бәлки, күнәрмен.


Син

Ышандырган идең бит,

Яшәү – ут, диеп.

Сиңа – минсез, миңа синсез

Яшәү юк, диеп…


Син

Инде ышандыр мине,

Утны ут түгел диген!

Мәхәббәттә табып булмый

Ут белән суның чиген…


2009

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх