Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 1
«Сөю – ләззәт, сөю – газап…»
ОглавлениеСөю – ләззәт, сөю – газап!
Ә шигърият? –
Ләззәттән дә, газаптан да
Авыррак.
Иҗат – ләззәт, иҗат – газап.
Ә мәхәббәт? –
Үзе ләззәт, үзе тылсым,
Үзе хәят!
Сөю – ләззәт, сөю – газап,
Сөю – иҗат!
Тылсымнарын белсәң генә
Ит иҗтиһат!
2007