Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 16
ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ЮАТУ
ОглавлениеМин сине көтеп утырдым, –
Ник килмәдең, ай-яй-яй…
Киләм диеп, вәгъдә биреп
Алдаламыйлар алай.
Мин, сине көтеп, чәй куйдым,
Эчәрбез, дип, бергәләп.
Ник кенә йөргәнсеңдер шул
Юри генә кергәләп?
Өмет сүнде, чәй суынды, –
Юк, эчмим салкын чәйне.
Ярый әле, сине көтеп
Уздырмаганмын җәйне.
Дәшкән булыйм, ни эшләр дип,
Тарткалап карыйсыңмы?
Уйный-уйный чәчләреңне
Һаман да тарыйсыңмы?
Алар күптән агарган шул, –
Яшь бара, ни хәл итик.
Әйдә инде, дөньясыннан
Шул килеш кенә китик.
Көзен агачның яфрагы
Кәүсәсенә ябышмый.
Дөнья шундый: күпләр китә,
Фанилыкта кавышмый.
2008