Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 18

ҮЗЕҢ ҺӘМ СҮЗЕҢ

Оглавление

Син үзеңне: «Юаш, – дидең, –

Һәм түгел сүзгә оста».

Сөйләп түгел, сөеп кенә

Җанга кергәннәр ота.


«Усал», – дидем мин үземне,

Сөйләп тордым сүземне.

Ташып килгән мәхәббәткә

Ничек йомыйм күземне?


Инде мин дә юашландым,

Инде аз сүзле мин дә.

Усалны уеп алырлык

Сөю бар икән синдә.


Сөю бар, әмма күренми.

Җаныңа кермим, иртә.

Аһ, тәрәзгә гөлләр тоткан

Синең кулларың чиртә…


Шул гөлләрне өзә алыр

Усаллык каян алдың?

Син җаныма керә алдың

Һәм бөтенләйгә калдың.


Син үзеңне: «Юаш», – дидең,

Үзең нинди усалсың,

Йөрәгемне йөрәгеңә

Сүзсез генә кушасың…


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх