Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 20
ӨЗЕЛЕР ЧЫДАМЫЙЧА
ОглавлениеӨлгерми берниләргә дә
Китәрмен кебек җирдән,
Берничек тә көтелмәгән
Бик сәер генә чирдән.
Әйе, бик тә сәер чирдән
Китеп барырмын төсле.
Ялкынлы моң, моңлы ялкын
Җанны ярырлык көчле.
Шул көчле хисне башкалар
Җанына күчерергә,
Милләтем җанында янган
Хисләрне кичерергә
Чыдамыйча өзелер күк
Беркөн чертләп җан кылы.
Хисләр дулкыны бәрде дә,
Өзелдеме бу юлы
Берсе, ике, өчесеме? –
Белеп булмый шул санын!
Ничә кылдан торганлыгын
Белеп булмый шул җанның.
Гадәти диагноз булыр,
Заманасына бик хас:
Инфаркт яки инсультмы, –
Барыбер җан ярылгач…
Табиблар өчен барыбер,
Җаннан чыккан җырларның,
Беркем еламаганда да,
Беләм, егылып еларын…
Җаннары биклеләргә дә
Ишетелмәс җырларым.
Ләкин, беләм, мине алар
Киләчәктә зурларын.
Шагыйрь белән былбыл гына
Үлә җаны ярылып.
Халык язмышы шуларга
Мәңге тора сарылып.
2008