Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 15

САГЫНУ ТҮГЕЛ

Оглавление

«Сагындырдың», – дисең дә син,

Ышандырмый сүзләрең.

Күргәнем бар ниндилеген

Сагыш тулы күзләрнең…


«Сагындырдың», – дисең дә син,

Юк сагыныр чаралар.

«Килим дисәң», – каршылык юк,

Кул биреме аралар.


Сагыну – олы хикмәт ул,

Сагыну – җан тартылу,

Олы хисләрдән тулышып,

Җаның күккә артылу.


«Сагыну»ның тамыры – «сак», –

Җан сагындамы җаның?

Сүз – хикмәт, әйтер алдыннан

Бераз уйлыйлар аны…


Акылны йөрәк җиңгәндә, –

Дөнья юләрләнгәндә…

Ярылды минем җаным,

Һәм саркып тора каны…


Мондый чакта юатырга

Башка беркем кирәкми,

Учларыңа кыскан килеш

Киткәнсең бит йөрәкне…


«Сагындырдың» дигән булып,

Нигә качып йөрергә?!

Учларыңны ачарга да

Кирәк иде күрергә…


Сагыну шундый була ул,

Аңлатмый аны сүзләр.

Сагынуны бер сүзсез дә

Әйтеп торалар күзләр.


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх