Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 19

НИНДИ ХӘЛ БУ?

Оглавление

Нинди хәл бу? –

Очрашырга

Җан атып торам үзем.

«Килмә, бүген өйдә булмыйм» –

Телемнән төшкән сүзем…


Тел сөяксез,

Әйтелгән сүз

Көйдереп ала җанны.

Никләр тизрәк атмыйсың дип,

Инде битәрлим таңны…


Нинди хәл бу? –

Үзем көтәм.

Бердәнбер теләк – күрү.

Мәхәббәт йомгагы булып

Синең кочакка керү…


Зинһар, зинһар,

Килә күрмә! –

Куркам, янып бетәрмен.

Минсез дә калдырып сине,

Чын бәхетсез итәрмен…


Син – көзге җил

Язмышымда.

Мин – яфрак, өзелмәгән.

Мәхәббәтне татымаган,

Барлыгын сизенмәгән…


Нинди хәл бу? –

Табигатьнең

Кышы килә каршыга.

Йөрәктә мәхәббәт язы,

Үч иткәндәй барсына…


Ап-ак чәчәк

Килеш кенә

Карларга кушылдым ла.

Салкыннан түгел, сөюдән

Югалттым һушымны ла…


2008

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх