Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 48

ТӘРӘЗДӘГЕ УЙ

Оглавление

Мин – яфрак,

Көз дә кәүсәмнән

Өзелмәскә исәбем.

Көзгә аңлатып буламы

Язгы бөре хисләрен?


Мин – бөре, –

Кышка кергәндә,

Бары төренәм генә.

Яз җитүгә чишеләм дә

Бары тереләм генә.


Тагы яфрак

Булырмын да

Җырлармын җәй буена.

Көз, диләр шул яфракларның

Алтын гомер туена.


Бөре, яфрак,

Кәүсә булыйм.

Җырлап китим җырымны.

Ни булсам да, җырым белән

Бизәп китим чорымны.


2010

Өтерләр юк йөрәк тибешендә

Подняться наверх