Читать книгу Өтерләр юк йөрәк тибешендә - Назиба Сафина - Страница 50
«УЕН» ТӘМАМ
ОглавлениеУен тәмам,
Тәмам яңа елдан.
Юлны дәвам итик
яңа юлдан.
Юлы аның яңа булыр да,
Үзебезгә ничек булырга?
Уен тәмам,
Башка очрашмыйбыз.
Мин юк синең өчен,
син – миңа.
Мин дә үлдем, син дә
минем өчен
Яңа елдан җансыз
сын гына.
Уен тәмам,
Очрашуны көтеп,
Йөрәк дөрселдәми,
тып-тыныч.
Хәерле көн теләп,
тавышыңның
Ишетелмәве тик
куркыныч.
Уен тәмам,
Уйлар дәвам итә
Яңа елда һаман искечә.
Хушлашырга диеп,
телефоннан
Эндәштең дә менә
син кичә…
Назлы тавыш,
Аннан җылы караш,
Аннан җылы куллар
кагылды.
Җимерелде вакыт
чикләре дә.
Җаным ташты, хисләр
агылды.
Уен тәмам,
Әмма шушы нокта
Чын яшәүнең
башы икән тик.
Уйныйбыз дип уйлап,
мәхәббәтнең
Без пар атын гына
җиккән бит…
Ә барыбер
Уен тәмам инде,
Мәхәббәтне уен иткәнгә.
Тәүге тапкыр гашыйк
булма икән,
Гомер ахырына
җиткәндә…
2011