Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 11
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
КҮҢЕЛЕНДӘ ИЯРЛӘНМӘГӘН АТ ИДЕ
ОглавлениеСарман төбәге. 1984 ел. Гыйнвар. Авыл. Төн. Сүз.
– Нигә йокламыйсың инде, морза?
– Ә үзең, казый?
– Йомшак. Шул ирек бирми.
– Идәнгә төшеп ят.
– Килешмәс.
– Алайса, әйдә, тор, сөйләшеп керик.
– Ут кабызгычларын беләсеңме?
– Миңа төнлә ут кирәк түгел, Әмирхан абый.
– Дөрес әйтәсең. Ай бар ич.
Чыктык, сөйләштек, кердек, яттык.
Бу авыл өе иде. Бәлешләре ашалган, чәй эчелгән.
– Әмирхан абый, – дидем, – табынга әллә нәрсәләр килде. Син бөтенесен чемченеп авыз иттең.
– Онытмаска ул, онытмаска… Казанга кайткач, үкенмәслек булсын, ие.
– Миңа нигә казый дидең әле?
– Маңгаеңа язылган. Сине Хәсән абый, Гомәр абый ошатты. Әдәбиятка мен, тик тәгәрәмә, ие… Шатланган чагыңда кемнеңдер борчулы икәнлеген һәрчак истә тот. Кайгың барында исә синекенә караганда күп мәртәбә зуррак кайгылы кешеләр барлыгын онытма. Яшәү мәгънәсе шушында ятар, – дип уйладым.
Тормыш, шулай – ике яклы. Өченче ягы бар – битарафлык. Әмма битараф кешеләр ахыр чиктә кайгылы кешедән дә бәхетсезрәк. Кояштай көлә, болыттай елый белүчеләр генә бәхетле.
Язучылар менә шушындый токымнан инде. Шуның өстенә шатлана һәм кайгыра белергә алар бүтәннәрне дә өйрәтә. Әмирхан ага Еники иҗаты тулысынча шушы максат белән сугарылган.
Әле укый белмәгән чагымда мин ике кинофильм караган идем. Гомеремнең иң беренче кинолары – «Фанфан-тюльпан» һәм «Чапаев». Беренчесе – күңелле, икенчесе – кайгылы. Һәр икесе сине үзенә биләп алып кереп китә. Бигрәк тә «Чапаев». Шунысы кызык, минем өчен кино Василий Ивановичны дулкыннар үз кочагына алгач кына чынлап торып башланды шикелле. Китте «Чапай». Исән калган булса нишләр иде икән дигән хыяллар! Ә син үзең әнә шул хыял дөньясының кыл уртасында. Син – ярга исән-имин йөзеп чыккан Чапайның үзе…
Иң югары сәнгать сине язылганның үз кешесенә әверелдергән сәнгать икән.
Укый белә башлагач, бигрәк тә укыганны аңлый башлагач, үземне «герой» булырга кушкан китапларга үтә бер мөкиббәнлек белән карый идем. Төгәлрәге, укып бетергәч, сине үзенә ияртеп киткән китапларны. Ил азатлыгын яулап, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калыр алдыннан бер генә сәгатькә ата-анасын, туган-тумачасын күреп киткән яугир. Юк, аның хакында укыгач, мин аның ата-анасын бәхетсезлектә калдыра алмыйм, – әйләнеп кайта идем! Сөйгән ярының җан бәһасенә торган тавышын тыңлый-тыңлый билгесез бер станциядә күзен мәңгелеккә йомган яралы сугышчы… Юк, җырлаган кызның шифалы җыры тылсымлы рәвештә мине терелтә иде дә, торып, мин ул кызга каршы бара, аны таба идем! Халык кызы Ак әби… – «Юк, тормыш болай булырга тиеш түгел!» – дим дә аны терелтәм, аның сандык тулы истәлекле әйберләрен инкыйразда, әлмисакта гына күрәсем килми. Килми!
Ә мин берәү генә түгел. Әмирхан ага Еники миндәй меңләгән, миллионлаган укучыны дулкынландыра, борчыта, уйландыра, хәрәкәткә әйди. Моңа ирешкән каләм иясен без яхшы язучы дип кенә түгел, ә бәлки мәңгелек остаз, дибез.
Әмирхан аганың һәр сүзе, һәр җөмләсе, һәр әсәре, чәчәк-үләннәрнең сут белән тулып торганы кебек, якты, зур максат белән сугарылган. Ул бәян иткән әдәби тормыш эчендә, төннән соң кояшның һичшиксез калкасына ныклы ышанычка охшап, тагын бер тормыш – безнең күңел гел омтылып торган матур, бәхетле тормыш та балкый. Безне яшәү юлы буенча алып барасы мәсләгебезнең бер маягы олы җанлы Әмирхан Еники иҗаты булыр, һичшиксез! Чөнки безнең киләчәк максатыбыз хисләре белән ул бүген яши. Безнең йөрәкләребездәге ялкынлы максатлар, Сабан туенда беренче килергә ашкынып торган ат сыман, Әмирхан ага Еникинең сулмас-саргаймас иҗат болынында йөри. Маңгайларыбызга шул болын төсендәге яшел яулыкны төреп урыйк та иярлик әле атны, аннары – мәйданга! Тормыш мәйданына! Күңелләребездә һәрчак иярле ат ятсын әле! Әмирхан ага теләгәнчә.
– Бер генә сәгатькә, – дип әйтербездер әле әйтүен. Әгәр дә Әмирхан морза «Килегез» дип чакырса, барырбыз, барырбыз, барырбыз.
Ни комсомол, ни коммунист. Фәкать Еники генә. Әмирхан. Морза. Мәңгелеккә. Бер генә сәгатькә булса да Ак әбиләребез рәшәдә чалымланып торганчы.
Күрәсезме, рухыбыз чәчәк аткан болында тышауланмаган бер аргамак йөри. Әмирхан аргамагы. Безнеке. Татарныкы. Аңа ыңгырчак кидерә күрмәгез. Камытын шәп тарткан ат алтын ыңгырчакны сөйми. Көмеш тәңкәле эшлияне дә. Еникиле халыкның үз өммәтен, ниятен, дугасын, кыңгыравын Җир шарына Салават күпере сурәтендә салыр да куяр әле.
18 февраль, 2000