Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 19
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ЗАМАННЫ ШАНЛЫ ИТКӘН ШӘХЕС
(Күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, сәясәтче, милли азатлык хәрәкәтенең атаклы вәкиле Садри Максудиның тууына 115 ел)
ОглавлениеБез – адәми затлар, аның да әүвәл совет халкы дип йөртелгәннәре үз газиз башкайларыбызны хәзер генә бүкән белән балта арасыннан алдык бугай. Алдык та сәерсенеп, гаҗәпсенеп, таң калып, тантана кылып, үзебезнең кем булганыбызны уйларга керештек тә таныдык, таныта алдык инде: безнең җаныбыз, аңыбыз, рухыбыз шулкадәр дә мәртәбәле, иманыбыз шулкадәр дә саф, какшамас икән ки, кешелек дөньясы безсез булса, бу хәл Җир шарының кителүенә тиңләшер идедер. Аллаһы Тәгалә моның өчен безне рәхмәтеннән ташламасын. Болгар-татар халкы булган, бар, булыр!
Ә бу аң, рух юктан бар булмаган. Милләтебезнең асыл затлары моның хакына җан атып торган инануын вә иманын шул мәсләккә хезмәт иттергән.
Шундыйлардан берсе – күренекле җәмәгать һәм дәүләт эш- леклесе, сәясәтче, милли азатлык хәрәкәтенең атаклы вәкиле Садри Максудидыр. Ул Казан артындагы Ташсу авылында (хәзерге Биектау төбәгенә карый) дөньяга килә. Атасы Нәҗметдиннән беренче дини вә дөньяви белем алганның соңында, гыйлем эстәп, Казанга килә дә шуннан соң аның михнәтле, хикмәтле, ахыр килеп, бәхетле көн күрмеше, үз милләтенең көндәлек вә якты киләчәкле язмышы хакын кайгыртып, шуның белән кешелек дөньясыннан аерылмастай эше башлана. Фани дөньяда яшәве арасында (1879–1957) ул зур мәртәбәгә, олылауга насыйп ителгән олуг бер галим, акыл иясе булуга ирешә.
ХХ йөз бусагасына атлар алдыннан язып, матбугатта дөнья күрдергән беренче озын кыйссасы – «Мәгыйшәт» («Тормыш») белән, Россия империясенең II, III Дәүләт Думаларында депутат, Милли фракция җитәкчесе, соңрак, большевиклардан качып котылгач, Берлин, Париж, Истанбулдагы үрнәк булырдай эшчәнлеге белән һәм Төркиянең беренче Президенты Ататөркнең сәясәт буенча киңәшчесе булган вакытларда ул халкыбыз вә дөнья кешеләре арасындагы үрнәк аксакал дәрәҗәсенә иреште. Үзе генә ирешеп калмады, ә бәлки барчабызны шул бөеклеккә омтылдырды, күтәрде.
Без бу урында С. Максудиның Төркия Бөек Милләт Мәҗлесенә ике мәртәбә депутат булып сайлануын, Төркиянең Тел академиясенә нигез салучыларның берсе булуын, Төркиянең хокук тарихы буенча беренче дәреслекне язуын һәм озак еллар шул фәнне Әнкара һәм Истанбул университетларында укытуын зур горурлык хисе белән искә алабыз.
Канлы заманның мәхшәреннән узып, заманны – шанлы, ә шанны дан итә белгән шәхесләр сирәк. Сирәк булса да, нәкъ менә шундыйлар кирәк. Лаеклы төстә яшәр өчен генә түгел, ә бәлки тынычлап йоклар өчен дә, шуннан соң оялмыйча уяныр өчен!
Күпме мактаныштык, күпме лаф ордык: имеш, без генә, фәкать без генә дөнья кендеге. Ә ул, Садри Максуди, хәтта читтән торып та безнең кешечә яшәмәгәнлегебезне белеп, күреп, шуны үзгәртергә теләп яшәгән. Хәзер ул әнә шул теләгенең чынга, тормышка ашканлыгын тәгаен җәннәттән дә белеп, күреп торадыр кебек. Ул шуның белән бәхетле.
Җир шарының кайсы гына ноктасына барып эләксә дә, мөкәммәл рәвештә сигез телдә сөйләшә, эшли, иҗат итә белгән ошбу каһарман зат, үрнәк булырдай гаилә хуҗасы, бала-чага үстереп, аларны да үз халкының лаеклылары итә белгән ата чын мәгънәсендә Кеше булгандыр инде ул.
Аның кызы Гадилә Айда – Төркиянең Португалиядәге, Испаниядәге, Голландиядәге илчелекләрендә дипломат булган, атасы хакында «Садри Максуди Арсал» дигән зур китап, төрки халыкларның тарихына кагылышлы гыйльми хезмәтләр язып чыгарган зур бер зат. Инде менә шушы тантанага Төркиядән аның оныклары Гөлнур Өчук, Гөнүл Пултар, Эгей университеты укытучысы Җансавар Таңяри килде. Әйбәт! Мәдәниятебез, рухыбыз бәйләнешләренең шулай өзелмәс булуы әйбәт.
28 октябрь, 1994